Татарстанда Алдынгылар хәрәкәтенең беренчел бүлекчәләре остазлары өчен зона семинарлары... — 28 августа 2026 г. в 10:34:30.916
Татарстанда Алдынгылар хәрәкәтенең беренчел бүлекчәләре остазлары өчен зона семинарлары узды. Татарстанның төрле районнарыннан 1200дән артык остаз белем бирү программасында катнашты. Алар яңа уку елында беренчел бүлекчәләр эшчәнлегенең үзенчәлекләрен тикшерделәр, яңа мөмкинлекләр белән танышып, балалар белән үзара хезмәттәшлек итү күнекмәләрен камилләштерделәр. Менделеевск шәһәрендә узган семинарда Мөслим Алдынгылар хәрәкәте остазлары да белем күтәрде. Фото – Алдынгылар хәрәкәтенең Мөслим бүлекчәсеннән. #Алдынгылар_хәрәкәте

