Яңа Усы авылында су белән тәэмин итү системасын проектлау эшләре бара — 3 сентября 2026 г. в 06:25:02.968
Яңа Усы авылында су белән тәэмин итү системасын проектлау эшләре бара Яңа Усылар авылында киләчәктә су белән тәэмин итү системасын проектлау өчен топографик үлчәү эшләре башкарыла. Белгечләр җирлекнең рельефын һәм территориянең үзенчәлекләрен өйрәнеп, кирәкле үлчәүләр үткәрә. Әлеге эшләр проект документациясен әзерләүнең мөһим этабы булып тора. Эшләрнең максаты – авыл халкын ышанычлы һәм сыйфатлы су белән тәэмин итү өчен кирәкле шартлар булдыру. Фотолар – Яңа Усы авыл җирлегеннән. #инфраструктура #ничек_яшисең_авыл

