«Намус» агрофирмасы шикәр чөгендерен җыюга кереште — 2 сентября 2026 г. в 16:00:02.342
«Намус» агрофирмасы шикәр чөгендерен җыюга кереште Әлеге культура 2645 гектар мәйданда җыеп алынырга тиеш. Уртача уңыш гектарыннан 400 центнер тәшкил итә. Уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен кырларда урып-җыю техникасы тулы куәтенә эшли. Игенчеләргә уңышлы эш, имин хезмәт һәм мул уңыш телибез! Фотолар – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән. #авыл_хуҗалыгы

