Мөслим районы педагоглары — медиаинтенсивта! — 7 сентября 2026 г. в 06:27:34.526
Мөслим районы педагоглары — медиаинтенсивта! 5 сентябрьдә Мөслим районы педагоглары Казан шәһәренең 146нчы «Ресурс» лицеенда узган «Цифрлы мохиттә остаз-мәгърифәтче» медиаинтенсивында катнашты. Чара барышында педагоглар эштә кулланырга мөмкин булган заманча медиа һәм цифрлы инструментлар белән танышты, аларны гамәлдә куллану үзенчәлекләрен өйрәнде. Шулай ук хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашып, яңа идеяләр туплады. Мондый очрашулар һөнәри үсеш өчен генә түгел, ә яңа башлангычларга илһам бирүе белән дә әһәмиятле. Фото – район мәгариф идарәсеннән. #Мөслим_мәгарифе

