«Мөслим тугайлары» Казанда традицион костюмнар фестивалендә чыгыш ясады — 7 сентября 2026 г. в 05:40:33.477
«Мөслим тугайлары» Казанда традицион костюмнар фестивалендә чыгыш ясады 4 сентябрьдә Казанда беренче тапкыр «Россия халыкларының традицион костюмы» фестивале узды. Чара Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә үтте. Фестивальнең мәдәни программасында «Мөслим тугайлары» атказанган халык фольклор ансамбле дә катнашты. Коллектив төрле музыка уен коралларында уйнап, тамашачыларга халык иҗатының үзенчәлекләрен тәкъдим итте. Фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән модельерлар, осталар һәм иҗат коллективлары катнашты. Биредә традицион, сәхнә һәм авторлык костюмнары, милли киемдәге курчаклар һәм төрле аксессуарлар тәкъдим ителде. Мөслимлеләрнең милли мәдәниятебезне, халык иҗатын һәм традицияләребезне зур сәхнәләрдә танытуы — горурлык! Фото – Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән. #мәдәният

