#инфраструктура — 12 сентября 2026 г. в 11:34:41.498
#инфраструктура Өченче урау юл ачылды Күптән көтелгән юл транспорт хәрәкәтен җиңеләйтәчәк. Өченче урау юл төзелеше күптән көтелгән күләмле проект иде. Капиталь ремонттан соң Өченче урау юлны ачу “Яңарыш” микрорайонында яшәүчеләр өчен генә түгел, барыбыз өчен дә куанычлы вакыйга булды. – Инициативабызны хуплаганы һәм ярдәме өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәт! Яңа трасса транзит транспортны торак йортлардан читкә чыгарырга һәм мәктәп маршрутларында балаларның иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин. Өченче урау юлга асфальт җәю ике этапта барды. Ремонт эшләрен “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогы егетләре башкарды. Проектны финанслауга 200 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән. – Асфальтның беренче каты 2025 елның октябрь аенда җәелде. 2,5 километр арага яңа өслек салынды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән урау юлны ясаганда ук юл кырыйларына бордюрлар куелды. Бордюрлар урнаштырылгач, асфальтның икенче каты түшәлде, – ди “Татавтодор”ның Мөслим участогы җитәкчесе Нияз Шәймиев. “Яңарыш” микрорайонында яшәүчеләр дә, авыр йөк машиналары да шушы юлдан үтеп йөри. Моңарчы техника артыннан тузан өере күтәрелеп калса, хәзер биредә асфальт юл каршы ала. – Эш берничә ай барды. Юл өслеге тулысынча яңартылды: ике катлам асфальт түшәлде, нигез ныгытылды, су агу системасы төзекләндерелде. Юл билгеләре, бордюрлар ясалды. Проблемалы урыннарда юл кырыйлары ныгытылды. Ремонт вакытында температура үзгәрешләренә һәм югары йөкләнешкә чыдам заманча материаллар кулланылган. Димәк, юл өслеге интенсив хәрәкәт вакытында да, шул исәптән зур йөк машиналары йөргәндә дә озак хезмәт итәчәк, – дип, сөенечен яшермәде Гөлшат Галиева. – Өченче урау юл транспорт инфраструктурасын үстерүгә таба мөһим адым булып тора. Хәзер бу юл заманча стандартларга туры килә һәм халыкның тормышын уңайлырак, куркынычсызрак итә, – ди “Яңарыш” микрорайонында яшәүче Рөстәм Хантимеров. Фото: Лилия Шәймиева

