Район укытучылары — җиңүчеләр! — 16 сентября 2026 г. в 12:00:04.447
Район укытучылары — җиңүчеләр! "Физика-химия алгарышы" республика проекты кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырылган Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан дәүләт яки муниципаль гомуми белем бирү оешмаларында 2026 елда “физика” һәм (яки) “химия” фәннәре яки алар белән бәйле өлкәләр буенча гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыруда югары белем бирү сыйфатын тәэмин итүче педагогик хезмәткәрләргә акчалата бүләк бирүгә конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре билгеле булды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә әлеге бүләкләргә Мөслим гимназиясенең биология укытучысы Ләйсән Бариева, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең химия укытучысы Фәридә Мостаева "Физика-химия профиле укытучысы номинациясендә лаек булды. Бу — укытучыларның һөнәри осталыгына, үз эшенә җаваплы карашына һәм укучыларның белем нәтиҗәләрен арттыруга керткән хезмәтенә югары бәя. Җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар, яңа казанышлар һәм сәләтле укучыларыгызның матур җиңүләрен күреп сөенеп яшәвегезне телибез! Фото – ясалма фәһем. #Мөслим #МөслимИнформ #Мөслим_мәгарифе #Җиңү #ТатарстанТалантлары #Мәгариф

