Мөслим лицеенда, традиция буларак, көзге уңыштан игелек ярминкәсе уздырдылар. — 30 сентября 2026 г. в 18:29:34.065
Мөслим лицеенда, традиция буларак, көзге уңыштан игелек ярминкәсе уздырдылар. Өлкәннәр көнен, Россиядә халыклар бердәмлеге елын күз алдында тотып әзерләнгән мәктәпкүләм чарага ветеран укытучылар да чакырулы иде. Һәр сыйныфның ата-аналар комитеты ярминкәне истә калырлык итеп уздыру өчен күп көч куйган. Тәмле ризыклардан башлап, бакчада үсә торган гөл-чәчәкләргә кадәр бар иде монда. Берничә фотозона да булдырганнар. Чарадан кергән средстволар әтиләре махсус хәрби операциядә хезмәт иткән һәм мохтаҗ балаларга ярдәм итү өчен тотылачак. #Татмедиа