Яшь туристлар слетында — 1 октября 2026 г. в 12:16:05.608
Яшь туристлар слетында Бөтендөнья туризм көненә багышланган II Сарман районара яшь туристлар слетында Салауз-Мухан төп мәктәбе командасы уңышлы чыгыш ясады. Гыйзтдинова А., Кондратьева Ш., Гыйзтдинова Л., Мулакаева Я. составындагы команда, җитәкчеләре Д. Н. Мәгалимов белән берлектә, туристлык осталыкларын күрсәтеп, «Чатырлар шәһәрчеге» номинациясендә җиңүче дипломына лаек булды. Яшь туристларны һәм аларның җитәкчесен котлыйбыз! Яңа уңышлар, кызыклы сәяхәтләр һәм истә калырлык җиңүләр телибез! Фото – Салауз-Мухан төп мәктәбенннән. #Мөслим_мәгарифе