"Көннәр якты булсын өчен әни кирәк!" бәйгесенә килгән 1нче язма белән таныштырабыз. Аны...
"Көннәр якты булсын өчен әни кирәк!" бәйгесенә килгән 1нче язма белән таныштырабыз. Аны безгә Фирүзә Манатова юллаган. ӘНИЕМ — ӨЧ КЫЗНЫҢ ТАЯНЫЧЫ, БИШ ОНЫКНЫҢ СӨЕКЛЕ ӘБИСЕ Ана мәхәббәте еллар белән үлчәнми. Ул — гомер буе сүнми торган җылы учак, балалары өчен һәрчак тибүче йөрәк, тормыш юлында адашмаска ярдәм итүче якты маяк. Минем өчен бу сүзләрнең һәрберсе әнием — Фазлыева Җәмилә Хәмидулла кызының тормышында чагыла. Аның гомер юлына күз салганда, хезмәт сөючәнлек, сабырлык, гаиләгә тугрылык һәм балалары өчен яшәү дигән төшенчәләрнең бер-берсеннән аерылгысыз булуын аңлыйсың. Әнием гаиләдә төпчек бала булып үсә. Аның ике абыйсы һәм бер апасы бар. Тормышның төрле сынауларын үтеп, үзенә генә хас сабырлык, йомшак күңеллелек һәм кайгыртучанлык туплаган әнием бүген дә якыннары өчен иң ышанычлы кешеләрнең берсе булып кала. Тулырак: https://muslumirc.ru/contest/aniema-bulak/1-firuza-manatova-890