Мәлләтамак авылында Сабантуе гөрли. — 6 июня 2026 г. в 21:47:47.873
Мәлләтамак авылында Сабантуе гөрли. Әлеге авыл җирлеге ел да зурлап милли бәйрәмне оештырып килә. Бәйрәм чарасы шушы авылда туган "Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов һәм "Туган як" агрофирмасы ярдәме белән үткәрелә. Сабантуенда биш мең лотерея уйнатылды. Биш кеше "Яндекс станция" отты. Тагын ике кешегә кондиционер һәм телевизор оту бәхете елмайды. 22.00 сәг. биредә бәйрәм салюты булыр дип көтелә. 📸 Лилия Шәймиева репортажы. #сабантуй2026

