Район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендә бүлек, оешма-предприятие җитәкчеләре белән к... — 15 июня 2026 г. в 19:16:50.457
Район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендә бүлек, оешма-предприятие җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә узды. Киңәшмәдә авыллада һәм район үзәгендә Сабантуй бәйрәмнәре, Россия көненә багышланган чаралар, чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан барышларын контрольдә тоту, балаларның җәйге ялын нәтиҗәле үткәрү, район территориясендә чисталыкны саклау, иминлекне тәэмин итү, төзелеш һәм ремонт объектларын контрольдә тоту кебек темаларга игътибар ителде. Чыгыш ясаучылар: – Райондагы оператив хәл турында: Айрат Вахитов; – Кыр эшләре барышы хакында: Илгиз Зиннуров. Бүген үзенең гомер бәйрәмен район Башкарма комитетының кадрлар бүлеге җитәкчесе Ландыш Әхмәдуллина билгеләп үтә. Ихластан тәбрик итәбез!

