Перейти к содержимому
Максиметер

Мөслимдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды.

Мөслимдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды. Митингта район башлыгы Альберт Хуҗин, ветераннар советы, иҗтимагый совет, хакимият, оешма-предприятие вәкилләре, укытучылар, укучылар һәм Мөслим халкы катнашты. Чарада катнашучылар Рәсәйкүләм "Бер минут тынлык" акциясенә кушылып, 12:15 сәгатьтә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында чәчәкләр салынды. Кич мөслимлеләр "Хәтер шәме" Бөтенроссия акциясенә кушылырга мемориаль комплекста җыелды. Чарада хәтер шәмнәре кабынды, алардан "Помним!" ("Хәтерлибез!") сүзе язылды. "Хәтер шәме" акциясе авыл җирлекләрендә дә узды. Батырларга дан мәңгелек! 📸 Фотолар: https://vk.ru/album-204018005_311364754

268 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

355 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.