Мөслимдә ветераннар Сабантуе гөрләде. — 18 июня 2026 г. в 11:06:41.116
Мөслимдә ветераннар Сабантуе гөрләде. Район башлыгы Альберт Хуҗин өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, актив булулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Район Ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов, Россия Пенсионерлары берләшмәсенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Рөстәм Шәрипов та өлкәннәргә ихлас теләкләрен җиткерделәр. Чарада республикакүләм узучы мәдәни һәм спорт чараларда районыбыз данын яклаучы, җирлегебез тормышында актив катнашучы бертөркем өлкәннәребезгә Дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Сабантуй җыр-биюләр, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Өлкәннәр өчен ГТО нормативларын тапшыру мәйданчыгы да эшләде. 📸 Фоторепортаж: https://vk.ru/album-204018005_311336676

