Бүген, Яшьләр көнендә, Мөслим гимназиясе территориясендә ГТО мәйданчыгы ачылды. — 27 июня 2026 г. в 13:20:42.198
Бүген, Яшьләр көнендә, Мөслим гимназиясе территориясендә ГТО мәйданчыгы ачылды. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов яшьләрне бәйрәм котлады һәм чыгарылыш сыйныф егет-кызларына алтын ГТО билгеләрен тапшырды. ГТО мәйданчыгын булдыруда зур хезмәт куйган "Мост" җәмгыяте прорабы Рөстәм Шәяхмәтов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Марат Узаков "ЭкоЯз" конкурсында җиңү яулаган гимназия коллективына диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Мәктәп директоры Азат Мирзаянов укучыларга һәм яшьләргә һәрвакыт төрле мөмкинлекләр булдырылганы өчен рәхмәтен белдерде. https://vk.ru/album-204018005_311406824

