Муслюмовский муниципальный район (Исполком ММР)
Госорганы и учреждения · 4 ноября 2026 г.
Мөслим үзәгендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм ярминкәсе гөрләде.
Мөслим үзәгендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм ярминкәсе гөрләде. Ярминкә авыл хуҗалыгы продукциясе белән беррәттән халыкны кызыксындырган товарларга да бай булуы белән мөслимлеләр күңеленә хуш килде. Район башлыгы Альберт Хуҗин мөслимлеләргә һәм районыбыз кунакларына бәйрәм тәбрикләвен җиткерде. Шулай ук шушы көннәрдә 14 яшьләре тулган райондашларыбызга тәүге документларын – паспортлар тапшырды. Үзешчәннәрнең музыкаль чыгышлары чараны җанландырып, бәйрәм рухы өстәп торды. Бәйрәмнәр мөбарәк булсын! 📸 Фотолар: https://m.vk.ru/album-204018005_312420133
Канал в каталоге Максиметера
358 подписчиков · Госорганы и учреждения