Камилә Минһаҗева – иң "Уңган кыз"! — 25 июня 2026 г. в 06:02:33.781
Камилә Минһаҗева – иң "Уңган кыз"! Әлмәт шәһәрендә узган республикакүләм "Татар кызы" бәйгесенең өченче сайлап алу турын уңышлы узган райондашыбыз Камилә Минһаҗева Мөслим данын яклап финалда катнашты һәм "Уңган кыз" номинациясендә җиңү яулады. Ике атна дәвамында 11 кыз бәйгегә әзерләнде: иң яхшы хореограф, вокал, сәхнә сөйләме осталары белән эшләде, экскурсия, мәдәни чараларга йөрде, ә финал сәхнәсендә алар үзләренең белем күнекмәләрен, иҗади мөмкинлекләрен, милли традицияләргә тугрылыгын һәм шәхси үсеш дәрәҗәсен тәкъдим иттеләр. Камиләне котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

