Бүген район хакимиятенең актлар залында чираттагы киңәйтелгән киңәшмә узды. Анда бүлек ... — 17 августа 2026 г. в 08:33:59.164
Бүген район хакимиятенең актлар залында чираттагы киңәйтелгән киңәшмә узды. Анда бүлек һәм оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Киңәшмә барышында сәламәтлек саклау өлкәсендәге озак еллык намуслы хезмәте һәм 75 яшьлек юбилее уңаеннан район үзәк шифаханәсенең күз табибы – Нәкыйбә Гафар кызы Гайнетдинова район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Район башлыгы Альберт Хуҗин узган атналардагы мөһим чараларга анализ ясады. Ул 30 августта – Татарстан Республикасы көне уңаеннан узачак тантаналарны һәм 18-20 сентябрьдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерлекне югары дәрәҗәдә оештыруны төп бурыч итеп куйды. Шулай ук пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү очрагы янаганда халык өчен билгеләнгән вакытлыча качу урыннарының һәрвакыт төзек булуын һәм тәүлек әйләнәсе керү мөмкинлеге булуын тәэмин итү мөһимлеген ассызыкланды. Полиция начальнигы урынбасары Ирек Бакиев узган ике атнадагы оператив хәл белән таныштырды. Районда дистанцион мошенниклык очраклары кимүе күзәтелсә дә, мөслимлеләрне уяу булырга, таныш булмаган номерларга җавап бирмәскә һәм шикле сылтамаларга кермәскә чакырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясенең дәвам итүен хәбәр итте. Хәйрия чарасына кушылырга теләүчеләр 20 августка кадәр «Мизгел» яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Телефоннары: 2-46-12. Шулай ук М. Бәдретдинова Татарстан Республикасы көне уңаеннан үткәреләчәк бәйрәм чаралары турында мәгълүмат бирде. Районыбызның үсеше һәм иминлеге өчен бердәм булып хезмәт итүне дәвам итәбез!

