Район хакимиятенең актлар залында Мөслим муниципаль район Советының V чакырылыш X сесси... — 30 августа 2026 г. в 13:10:13.619
Район хакимиятенең актлар залында Мөслим муниципаль район Советының V чакырылыш X сессиясе узды. Сессияне муниципаль район Советы рәисе Хуҗин Альберт Роберт улы алып барды. Сессия эшендә ТРның Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе, район кураторы Альберт Борһанов, шулай ук район Советы депутатлары, Иҗтимагый совет, бүлек мөдирләре, учреждение җитәкчеләре катнашты. Сессия эшендә сигез сорау каралды. Депутатлар каравына кертелгән төп карар Мөслим районының мактаулы гражданины исемен бирү хакында булды. Быел әлеге исемгә 53 ел дәвамында сәламәтлек саклау өлкәсендә намуслы хезмәт куйган райондашыбыз Вәгыйзов Рәшит Гаян улы тәкъдим ителде. Кергән тәкъдимнәр депутатлар тарафыннан бер тавыштан кабул ителде. Сессия барышында район башлыгы бертөркем мөслимлегә дәүләт бүләкләре, Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасына кертелгән райондашларыбызга сертификатлар тапшырды.

