Районыбызда Татарстан Республикасы көне уңаеннан чаралар "Хезмәткә – дан!" скверында ба... — 30 августа 2026 г. в 13:22:19.379
Районыбызда Татарстан Республикасы көне уңаеннан чаралар "Хезмәткә – дан!" скверында башланып китте. Биредә төрле өлкәләрдә фидакарь хезмәт куючы райондашларыбызның фотолары урнаштырылды. Фотосүрәтләре урнаштырылган алдынгыларга таныклыклар тапшырды. Район башлыгы Альберт Хуҗин һәм ТРның Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе, район кураторы Альберт Борһанов бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Шулай ук бәйрәм көнендә капиталь ремонттан соң 123 санлы янгын сүндерү-коткару бүлеге бинасы ачылды. Төзекләндерү эшләрен башкарган подрядчы оешма җитәкчесе Илшат Нуриәхмәтовка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. ТР Электрон Мактау тактасына кертелгән Мөслимнең бердәм диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Миләүшә Вәҗетдинова һәм янгын сүндерү-коткару бүлегенең каравыл җитәкчесе Раушан Сафиуллин сертификатка ия булдылар. Шулай ук бу көнне Мөслим авылында гомер итүче Әфган сугышы ветераны Нәфис Сафин яшәгән йортка элмә такта куелды. Тантаналы чарада район җитәкчелеге, локаль сугыш ветераннарының район җәмәгать оешмасы рәисе Данил Госманов, геройның гаиләсе, туганнары, укытучысы, дуслары һәм төрле районнардан килгән әфганчылар катнашты. Чара Әфган сугышы ветераннарының "Хуш, Гиндукуш" дип исемләнгән җырны күмәк башкаруы белән тәмамланды. Район җитәчелеге чәй өстәле артында махсус хәрби операциядә катнашып, ялга кайткан райондашларыбыз, Геройларның якыннары белән күреште. Очрашу музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Көн дәверендә Мөслим үзәгендә ярминкә эшләде. 📸 Фоторепортаж: https://vk.ru/album-204018005_311860888

