Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре кысаларында районыбызда рухи яктан бик бай һәм дулкы...
Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре кысаларында районыбызда рухи яктан бик бай һәм дулкынландыргыч чаралар узды. Баек авылында күренекле якташыбыз, язучы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова туып-үскән йорт диварына истәлекле мемориаль такта ачылды. Республикабызның хөрмәтле язучылары белән бергә авыл мәктәбендә укучылар белән очраштык, «Гобордык» чишмәсенең саф суын авыз иттек. Шамсия Гатуф кызының 75 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы иҗат кичәсенә аның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, якташлары җыелды! Мондый очрашулар яшь буында туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли, һәм, иң мөһиме, халкыбызның матур традицияләрен яшәтә! *** В Муслюмовском районе проходят Дни татарской литературы и творчества. Главным событием стало открытие мемориальной доски в селе Баюково – на доме, где выросла Заслуженный деятель искусств РТ, известная поэтесса и писательница Шамсия Зигангирова. Вместе с писателями Татарстана мы посетили Баюковскую школу, родник «Гобордык», а вечером тепло поздравили Шамсию Готуфовну с 75-летним юбилеем на её творческом вечере!