Перейти к содержимому
Максиметер

💐Якынлашып килүче өлкәннәр көне уңаеннан районыбызда гомер итүче ветераннарыбыз котлау...

💐Якынлашып килүче өлкәннәр көне уңаеннан районыбызда гомер итүче ветераннарыбыз котлаулар кабул итте. Мөслимдә гомер итүче Хәбибҗамал Капчаева кичә 104 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте! Шул уңайдан иң өлкән райондашыбызга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путиннан котлау открыткасы тапшырылды. Шулай ук гомер бәйрәме һәм Өлкәннәр көне уңаеннан аңа ТР Рәисе Р.Н. Миңнехановтан һәм район җитәкчелегәннән күчтәнәч пакетлары тапшырылды. 102 яшьлек Фәгыймә Сөләйманова һәм 100 яшьлек Александра Зайцева да – бер гасыр чикне үткән хөрмәтле райондашларыбыз. Аларны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район Советы аппараты җитәкчесе Ренат Гарипов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова тәбрикләделәр. Кадерле өлкәннәребез! Сезгә исән булып, бүгенге тормышның рәхәтен күреп, кадер-хөрмәттә тагын озак еллар яшәргә язсын! Илебез иминлеге өчен куйган тырышлыгыгыз өчен сезнең алда без бик зур рәхмәтлебез!

260 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

354 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.