Муслюмовский муниципальный район (Исполком ММР)
Госорганы и учреждения · 7 августа 2026 г.
Всего несколько лет назад основная часть микрорайонов «Янарыш», «Аэропорт», переулки по...
Всего несколько лет назад основная часть микрорайонов «Янарыш», «Аэропорт», переулки по улице Колхозная, выезд от ДШИ к Альметьевской дороге и объездная Муслюмово имели гравийное покрытие. Пыль, грязь и ямы в период дождей создавали жителям огромные проблемы на протяжении десятков лет. За последние несколько лет нам удалось многое изменить в этом волнующем вопросе. И муслюмовцы, живущие на улицах с гравийными дорогами, на себе ощутили эти долгожданные изменения. С учётом текущего года будет заасфальтировано более 20 улиц на сумму более 1 млрд. руб. В текущем году также будет проведена большая работа. В стадии завершения асфальтирование объездной дороги. В данный момент дорожная техника работает на улице Новая. До конца лета также будут заасфальтированы улицы Тукая, Днепрова, Гагарина и два переулка улицы Колхозная. Кроме того, учитывая просьбу жителей, будут заасфальтированы стоянки автомобилей во дворах по улице Пушкина и Банковская. Данная работа будет продолжаться. Есть ещё много вопросов. Шаг за шагом будем их решать как в Муслюмово, так и в целом по району. Огромная благодарность Раису РТ Рустаму Нургалиевичу и руководству республики за поддержку наших инициатив, выделение средств и оказанную помощь! *** Берничә ел элек кенә «Яңарыш», «Аэропорт» микрорайоннарының төп өлеше, Колхоз урамындагы тыкрыклар, балалар сәнгать мәктәбеннән Әлмәт юлына чыгу юлы һәм Мөслимнең урау юлы гравий белән җәелгән иде. Яңгырлы чорлардагы тузан, саз һәм чокырлар дистәләгән еллар дәвамында авылдашларыбызга зур уңайсызлыклар тудырды. Соңгы елларда әлеге борчулы мәсьәләне чишү өчен бик зур үзгәрешләргә ирештек. Моны гравий юлларда яшәүче мөслимлеләр үзләре дә тоя. Агымдагы елны да исәпкә алганда, 1 миллиард сумнан артык суммага 20дән артык урам тулысынча асфальтланды. Агымдагы елда да бу юнәлештә зур эш планлаштырылды. Мөслимне урап узучы юлны асфальтлау тәмамлану стадиясендә. Хәзерге вакытта юл техникасы Новая урамында эшли. Җәй ахырына кадәр шулай ук Тукай, Днепров, Гагарин урамнары һәм Колхоз урамының ике тыкрыгы асфальтланачак. Моннан тыш, авылдашларыбызның үтенечен исәпкә алып, Пушкин һәм Банковская урамнарындагы йорт ишегалларында стоянкалар да асфальтланачак. Бу эш һичшиксез дәвам итәчәк. Алда әле чишәсе сораулар бик күп. Аларны Мөслимдә дә, тулысынча районыбыз буенча да адымлап хәл итәчәкбез. Инициативаларыбызны хуплап, кирәкле акчалар бүлеп биргән һәм һәрвакыт зур ярдәм күрсәткән өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улына һәм республика җитәкчелегенә зур рәхмәт!
Канал в каталоге Максиметера
358 подписчиков · Госорганы и учреждения