📢 "Арча ягы - данлы төбәк" рубрикасыннан — 11 июня 2026 г. в 11:08:17.938
📢 "Арча ягы - данлы төбәк" рубрикасыннан 🌸 Бүген хөрмәтле якташыбыз, балалар язучысы, шагыйрә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе Мәрзия Фәйзуллинаның туган көне! Фәйзуллина (Тәрҗеманова) Мәрзия Низам кызы 1930 елның 11 июнендә Шушмабаш авылында туа. Үз авылларында мәктәпне тәмамлагач Казанга китә. 1946-1956 елларда Мәрзия Фәйзуллина халык судында сәркатип, милиция бүлегендә балигъ булмаган балаларны тәрбияләү эше инспекторы, Татарстан китап нәшриятында хисапчы вазыйфасын башкара, 1956-1962 елларда балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. 📚 Мәрзия Фәйзуллина 1950 елларда яза башлый, 1958-1964 елларда читтән торып Мәскәүдәге М.Горький исемендәге Әдәбият институтында укый, 1955 елда аның балалар өчен “Салават күпере” исемле беренче китабы басылып чыга. Якташыбызның “Чәчәкләр сәгате”, “Ике көрәк”, “Зур дулкыннар”, 1963 елда “Гөлнар мәктәпкә бара”, “Шаян ай”, “Саф мәхәббәт”, “Нәни булышчы”, “Энҗе чәчәк”, “Уенчыклар иртәсе”, “Болытсыз яңгыр”, “Сугыш юлларының тузаны”, “Чиккән яулык”, “Мияубикә”, “Тик сиңа гына” һәм башка бик күп китаплары дөнья күрә. 1963-1972 елларда аның Мәскәүдә бер-бер артлы русча тәрҗемәдә “Цветочные часы”, “Стихи”, “Пропала кошка”, “Два утёнка” дигән китаплары чыга. Шагыйрәнең аерым әсәрләре рус теленнән тыш үзбәк, чуаш, украин һәм башка телләргә дә тәрҗемә ителгән. Көндәлек матбугатта басылган публицистик мәкаләләр авторы буларак та Мәрзия Фәйзуллина әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Мәрзия апаның шигырьләре Туган илебезне, Туган телебезне, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен яратырга, өлкәннәрне хөрмәт, ихтирам итәргә, үзара дус, тату яшәргә өйрәтәләр. Киләчәктә дә Мәрзия Фәйзуллинаның иҗаты онытылмас, балаларыбызны тәрбияләүдә зур ярдәм күрсәтер. #АрскКультура #ӘдәбиятҺәмСәнгатьМузее

