Бүген музейга Казан шәһәреннән кунаклар кайтты. Аларның тамырлары Гөберчәк авылыннан. ... — 8 июня 2026 г. в 13:38:10.676
Бүген музейга Казан шәһәреннән кунаклар кайтты. Аларның тамырлары Гөберчәк авылыннан. Гөлнара Нәҗипова бабасы ягыннан шәҗәрә эшләргә алынган, архив материаллары белән дә бераз кызыксынган, күпмедер мәгьлүмат тапкан. М.Мәһдиев музеена күптән түгел бүләк ителгән Мәчет метрикасы китабы Гөлнара гаиләсе өчен зур табыш булды дисәм, бер дә арттыру булмас. Шул китап ярдәмендә бик күп мәгьлүмат барлап, ул шәҗәрәсен нык баетты.Гөлнара, әнисе Гүзәл ханым, туган абыйсы өчен музейга кайту зур файдага булды. Бердән, алар М.Мәһдиев музее белән, икенчедән шәҗәрә өчен мәгьлүмат туплап, әби-бабайларының нигезләре белән таныштылар. Чөнки Мөхәммәтдин Тәхәви улы(Гөлнараның бабайлары) Гөберчәкнең берничә урынына нигез корган яки башка чыккан. #АрскКультура #МузейМагдеева #КазанАртыМузее #МәһдиевМузее #Гостимузея #экскурсия #шәҗәрә #родовоедерево

