Бүген музейга йөрүче балалар белән М. Мәһдиевнең кечкенәләр өчен язган көлдергечләрен к... — 17 июня 2026 г. в 12:59:21.536
Бүген музейга йөрүче балалар белән М. Мәһдиевнең кечкенәләр өчен язган көлдергечләрен кулланып, "Туган телеңне беләсеңме?" исемле викторина үткәрдек. Сораулар бик кызыклы, тормышчан, гади иде. Ләкин кайбер сораулар тапкырлыкны сыный, уку дәверендә алган белемнәрне эшкә җигәргә мәҗбүр итә, активлыкны сорый. Ә безнең балалар зирәк акыллы, югалып калмыйлар. Аларга афәрин диеп кенә әйтәм! #АрскКультура #МузейМагдеева #КазанАртыМузее

