Бүген музейга йөрүче балалар белән "Язучы эзләре буйлап" исемле квест-уен оештырдык. Ба...
Бүген музейга йөрүче балалар белән "Язучы эзләре буйлап" исемле квест-уен оештырдык. Балалар алдан төзелгән маршрут буйлап сәяхәткә чыктылар һәм һәр тукталыштагы сорауларга җаваплар табып, биремнәр үтәделәр. Сәяхәтнең ун тукталышы да экспонатлар һәм җәяүле экскурсиягә бәйле иде. Балалар буш вакытларын файдалы да, күңелле дә итеп үткәрделәр. #АрскКультура #МузейМагдеева #КазанАртыМузее