📢 "Арча ягы - данлы төбәк" рубрикасыннан — 12 июня 2026 г. в 06:01:40.833
📢 "Арча ягы - данлы төбәк" рубрикасыннан 💐 Бүген хөрмәтле якташыбыз Гариф Ахуновның кызы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, М.Горький исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Наилә Гариф кызы Ахунованың туган көне! Ул 1959 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендә туа. 1968 елда алар гаиләләре белән Казанга күчеп киләләр һәм ул 126 номерлы мәктәптә белем ала. Мәктәпне тәмамлагач Казан мәдәният институтының китапханәчеләр әзерли торган факультетына читтән торып укырга керә. Казан шәһәренең төрле китапханәләрендә рәссам-бизәүче, китапханәче булып эшли, төрле конкурсларда катнашып беренче урыннарны ала. 1994-1997 елларда ”Казанский медик” газетасының баш редакторы була. “Белая ворона” дигән әдәби-иҗат берләшмәсен дә, балалар өчен чыгарыла торган “Зонтик” журналын да җитәкли. 📚 Наилә Ахунова бик күп шигырьләр, әкиятләр авторы. Аның “Здравствуй, Ёжик! или Сами с усами” пьеса-әкияте Әкият курчак театрында күп тапкырлар куела. Хайку шигырьләре язу буенча Бөтенроссия конкурсы лауреаты. Наилә Ахунованың “Далёкий свет”, “Бабье лето”, “Качели”, “Махаон”, “Голубые глаза луны”, “Дом художника”, “Ветер с Казанки”, “Заметки на полях шляпы”, “Заметки на веере”, “Заметки на клёновых листьях” исемле һәм башка китаплары да дөнья күрде. Хәзерге вакытта Наилә ханым тормыш иптәше, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Борис Вайнер белән Казан шәһәрендә яши, иҗатын дәвам итә. Исәнлек-иминлек, бәрәкәтле мул тормыш, иҗатыгызда уңышлар телибез Сезгә, хөрмәтле Наилә ханым! 🎉 #АрскКультура #ӘдәбиятҺәмСәнгатьМузее

