🌧 Урамда көне буе яңгыр ява. Ләкин музейга йөрүче балалар өчен яңгыр ул каршылык түгел...
🌧 Урамда көне буе яңгыр ява. Ләкин музейга йөрүче балалар өчен яңгыр ул каршылык түгел. Алар җәйге каникулның бер генә көнен дә бушка үткәрергә теләми. ⚜️ Бүген кызлар музейда матур бизәкләр кисеп, изү үрнәге эшләделәр. Бу эштә пөхтәлек, төсләрне дөрес сайлый белү, ярдәмчеллек, бердәмлек сыйфатлары ныгытыла. Мөхәммәт Мәһдиев һәрвакыт: "Мин авылдашларым белән горурланам, алар хезмәт сөючән, тырыш халык",- дияргә яраткан. Чыннан да, бездә халык бик уңган, эшчән. Музейга йөрүче балалар да нәкь шундый!!! #АрскКультура #МузейМагдеева #КазанАртыМузее #Мәһдиевмузее