🔸Бүген безнең музеебызда илебезнең төрле почмакларыннан килгән егетләр һәм кызлар җы...
🔸Бүген безнең музеебызда илебезнең төрле почмакларыннан килгән егетләр һәм кызлар җыелды - “ТатАрчаҖәй” дип исемләнгән белем бирү лагеренең 4 нче төркеме килде. 🔸Музейда балалар Арча тарихы белән таныштылар, ә аннары «Татар орнаментында лалә чәчәге» дип исемләнгән осталык дәресләрендә катнаштылар. 🔸Остазлар җитәкчелегендә балалар үз куллары белән уникаль брелоклар ясадылар. 🔸Удмуртия, Ырынбур якларыннан килгән яшь осталар кулында төсле күн кисәкләре нәфис бизәкләргә әверелде. #АрскКультура #КазанАртыМузее #ЛетоВТатарстане