Музей — халык хәтере, милләт хәтере. Ул безне халкыбызның бай тарихы, мәдәнияте, гореф-...
Музей — халык хәтере, милләт хәтере. Ул безне халкыбызның бай тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары һәм күренекле шәхесләре белән таныштыра. Тарих белән кызыксынучылар саны көннән-көн арта бара. Бүген бездә чираттагы очрашу, кунакларыбыз Казан шәһәрендә яшәүче Мөэминовлар. Аларны тарихыбызның мавыктыргыч дөньясы белән таныштырдык, музей экспонатлары аша үткәнебезнең серле битләрен ачтык. #АрскКультура #ГалиәсгарКамалМузее #КазанАртыМузее