Кунаклар килгән, ишек шакыйлар!!! — 9 июля 2026 г. в 17:14:53.406
Кунаклар килгән, ишек шакыйлар!!! Әйе, авыл җирендә өйгә ишек шакып, рөхсәт сорап керәләр. Бу кунаклар да бик итагатьле булып чыктылар, ишек шакып, музей белән танышырга дип килгәннәр. Иң элек кеше матур итеп ишек шакырга, кыңгырауга, домофонга басарга тиеш. Әгәр җавап булмаса, борылып китәргә кирәк. Хуҗаларның өйдә булулары билгеле булса да, әгәр ачмасалар, китеп бару хәерлерәк. Чөнки ишекне ачу-ачмау аларның ихтыярында. Ә безнең очракта, музейга дип килгән кешегә ничек инде ишек ачмыйсың?! #АрскКультура #МузейМагдеева #КазанАртыМузее

