Кече яшьтәге балалар хис-кичерешләрен, фикерләрен рәсем аша аңлатырга тырышалар. Алар к... — 30 июля 2026 г. в 09:19:52.361
Кече яшьтәге балалар хис-кичерешләрен, фикерләрен рәсем аша аңлатырга тырышалар. Алар кулланган төсләр, рәсемнең бирелеше баланың нәрсә әйтергә теләвен аңлата. Музейга йөрүче балалар да бүген рәсем ясадылар. Аларның иҗаты аша туган йортка, табигатькә булган ярату хисләрен аңларга мөмкин. Кызлар ясаган рәсемнәре буенча кечкенә хикәя төзеп, сөйләп тә күрсәттеләр. Аларның йөзләрендә елмаю, шатлык хисләре балкып тора. Сөбханалла! #АрсКультура #МәһдиевМузее #КазанАртыМузее

