8 сентябрь — Россия Федерациясе халыклары телләре көне
8 сентябрь — Россия Федерациясе халыклары телләре көне Бу истәлекле көн илебездә туган телләрне саклау, үстерү һәм хуплау максатыннан булдырылды. Бәйрәмнең датасы да тирән мәгънәгә ия: 8 сентябрь — күренекле шагыйрь Рәсүл Гамзатовның туган көне. Аның иҗаты халыклар дуслыгының һәм мәдәниятләр бердәмлегенең якты символына әверелде. Безнең музейда да телләргә, сүз сәнгатенә аерым игътибар бирелә. Телгә багышланган түгәрәк өстәлләр, әдәби кичәләр, очрашулар даими үткәрелә. Без яшь буынга туган телнең матурлыгын, байлыгын күрсәтү, аны саклап калу өчен тырышабыз. Чөнки тел югалса — милләт тә югала. #АрскКультура #ГалиәсгарКамалМузее #КазанАртыМузее