Музеебызга юбилее уңаеннан төрле истәлекле бүләкләр килде. Бу безнең өчен бик зур шатлы...
Музеебызга юбилее уңаеннан төрле истәлекле бүләкләр килде. Бу безнең өчен бик зур шатлык һәм горурлык. Бөек татар драматургы Галиәсгар Камалның туганнары һәм оныклары музей фондына 1905 нче елгы сәгатьне,1921 нче елгы Советлар Союзы картасын, 1979 нчы елгы Г. Камал турында истәлекләр җыентыгын һәм милли архивтан алынган "Ревизская сказка" ның күчермәсен бүләк иттеләр. Казан арты тарих-этнография музее хезмәткәрләре безне ламинатор белән сөендерделәр. Әлеге истәлекле көнне безнең белән булганыгыз өчен һәм кыйммәтле бүләкләрегез өчен бик зур рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең игътибарыгыз һәм ярдәмегез безнең музей тарихында мәңге сакланыр. #АрскКультура #ГалиәсгарКамалМузее #КазанАртыМузее