📚 Музей фондында - яңа китап!
📚 Музей фондында - яңа китап! Бүген Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Календарь победы» исемле китап тәкъдим ителде. 📆 Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан һәм татарлар тарихын үз эченә алган әлеге хезмәттә материаллар календарь принцибы белән сайлап алынган. Анда һәр бит сугыш гарасатындагы вакыйгаларны конкрет датага бәйләп яктырта. Календарьда яу кырындагы батырлыклар, фаҗигале югалтулар, бүләкләр, тылдагы фидакарь хезмәт, фронт газеталарыннан сурәтләр, вакыйга шаһитләренең истәлекләре урын алган. 🎞 Китапта Арча районы тарихына да бәйле бай мәгълүмат бар, аларның кайберләре музеебыз фондыннан алынган. Китап белән "Казан арты" музеенда танышырга мөмкин булачак. #АрскКультура #КазанАртыМузее #фотоларда_арча_тарихы #музей_фонды