Язучы, әдәбият галиме Рәҗәп Бәдретдиновның махсус хәрби операциягә багышлап язылган әсә...
Язучы, әдәбият галиме Рәҗәп Бәдретдиновның махсус хәрби операциягә багышлап язылган әсәренә нигезләнеп, Сикертән мәктәбендә "Томан тозагында ниләр бар?" исемендәге укучылар конференциясе үткәрелде. Әсәрнең авторы укучыларны кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар бирде. Илдә барган вәзгыятьне, кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәтен, батырлыкны сурәтләгән әсәр укучыда патриотик хисләр тәрбияли, татар әдәбиятына карата мәхәббәт хисләре уята. Укучылар әсәрнең тирән эчтәлегенә төшенделәр, язылу тарихын белделәр, язучының иҗади эшчәнлеге белән кызыксындылар, киләчәккә планнары белән таныштылар. Чара милли җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Язучы белән җанлы очрашу укучылар күңелендә озак сакланыр. #АрскКультура #МәһдиевМузее #КазанАртыМузее