📚 Татарстанның Халык язучысы, якташыбыз Гариф Ахуновның тууына 101 ел тулу уңаеннан, м...
📚 Татарстанның Халык язучысы, якташыбыз Гариф Ахуновның тууына 101 ел тулу уңаеннан, музей хезмәткәрләре һәм районыбыз ветераннары катнашында матур чара узды. Без бүгенге көндә 🌍 картадан юкка чыккан, ләкин күңелләрдә мәңгелек урын алган Кече Өчиле авылына махсус «Нигез» экскурсиясе оештырдык. Район ветераннары белән бергә язучының балачак сукмакларыннан уздык, аның тормыш юлын һәм иҗатын искә алдык. 🌳 Хәтерне яңарту гына түгел, киләчәккә истәлек тә калды: данлыклы «Ахун» чишмәсе буенда имәннәр утырттык. Бу агачлар бөек язучыбызның рухына лаеклы бер һәйкәл, буыннар бәйләнешенең үрнәге булып үсәрләр дигән өметтә калабыз. 📸 Чарадан фотосурәтләрне бу сылтама буенча карарга мөмкин 👇 vk.ru/album711402670_31197... #АрскКультура #КазанАртыМузее #Нацпроект #Экологическоеблагополучие #Экологикиминлек