Бүген Сикертән мәктәбендә белем алучы Гөберчәк авылы укучылары, укытучылары Мөхәммәт Мә...
Бүген Сикертән мәктәбендә белем алучы Гөберчәк авылы укучылары, укытучылары Мөхәммәт Мәһдиев музеена килделәр һәм М.Мәһдиев урамының бер өлешенә оештырылган җәяүле экскурсиядә катнаштылар. Укучылар язучының "Торналар төшкөн җирдә" әсәрендә язылган чая кыз Зөлфиянең, Г.Тукайга кием теккән Хәлил абзыйның, беренче тапкыр самолетка утырып Себер ягына очкан Хәдичәттәнең, балаларны сөт-катык белән сыйларга күнеккән Камәрттәнең, төш юраучы Гайшәттәләрнең нигезләре белән таныштылар. Авыл тарихының бер өлеше булган тегү артелен оештырып, цех мөдире булып эшләгән Рәхимулла абзыйның һәм оста чабата үрүче Вәли картның нәсел дәвамчылары кемнәр икәнлеге белү - укучылар өчен кызыклы мәгьлүмат булды. Җәяүле экскурсия укучылар күңелендә әле озак сакланыр. #АрскКультура #Мәһдиевмузее #КазанАртыМузее