28 май көнне Кәлимуллина Фәридә Хамматовна сыйныфы укучыларының 2025-2026 уку елын йомг... — 29 мая 2026 г. в 06:20:10.350
28 май көнне Кәлимуллина Фәридә Хамматовна сыйныфы укучыларының 2025-2026 уку елын йомгаклау концерты бик матур һәм күңелле атмосферада узды. Килгән тамашачылар назлы флейта авазлары белән бер рәттән курай моңнарын да ишетеп киттеләр. Концертта балаларның ел буе дәресләрдә өйрәнгән музыкаль әсәрләре яңгырады. Ата-аналар һәм кунаклар чыгышларны җылы алкышлар белән каршы алды. Йомгаклау концерты уку елының нәтиҗәле, матур итеп тәмамлады һәм киләчәк уңышларга өметләндерде.

