«Курай иле» профильле интенсивы тәмамланды! Бу смена чын мәгънәсендә иҗат, илһам, остал... — 31 июля 2026 г. в 07:55:56.781
«Курай иле» профильле интенсивы тәмамланды! Бу смена чын мәгънәсендә иҗат, илһам, осталык һәм милли музыка бәйрәменә әверелде. Бу берничә көн укучыларыбыз Касыймов Кәрим һәм Сираҗетдинова Мәликә өчен кызыклы репетицияләр, курай осталарының мастер класслары, һәм, әлбәттә, чын дуслык атмосферасы белән истә калды. Йомгаклау концерты исә бөтен сменаның якты ноктасы булды! Сәхнәдән яңгыраган курай авазлары тамашачыларны битараф калдырмады. Яшь музыкантларыбыз халык көйләрен оста башкарып, милли музыканың мәңгелек көче бар икәнен исбатладылар. Һәм безнең өчен аеруча шатлыклы хәбәр: әлеге кичәдә Кәрим белән Мәликә Мактау сертификатлары белән бүләкләнделәр! Бу аларның тырышлыгы, осталыгы, милли моңга мәхәббәте өчен лаеклы бәя. Укучыларыбыз, без сезне тәбрик итәбез! Сезнең белән горурланабыз, һәм киләчәктә сезгә яңа уңышлар телибез!

