Лениногорск районының 12 авыл мөслимәләре вәгазь сөйләүдә сынаштылар. — 13 апреля 2026 г. в 11:30:27.000
Лениногорск районының 12 авыл мөслимәләре вәгазь сөйләүдә сынаштылар. 12 апрель көнне "Ихлас" мәчетендә "Әйтер сүзем бар сезгә" дигән бәйге үтте, быел аны пәйгамбәребезнең күркәм холкына багышладылар. Чараны Лениногорск мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов үтемле вәгазе белән ачып җибәрде. Мөслимәләргә пәйгамбәребезнең тормышы һәм аның күркәм сыйфатлары турында кыска видеороликлар күрсәттеләр. Аннары 12 авыл вәкиле 12 төрле әдәп әхләк темаларына чыгыш ясадылар. Шулар арасында: пәйгамбәребезнең хатыннарга, ятимнәргә, физик яктан кимчелекләре булган кешеләргә карата мөнәсәбәте, юмартлык, сабырлык хакында, олыларга хөрмәт күрсәтү, сәләмләү, ашау-эчү, тел, йокы әдәпләре кебек темалар яктыртылды. Жюри әгъзалары төрле яклап бәяләгәннән соң 3 призлы урын билгеләделәр. Бәкер авылыннан Рәхилә ханым, Шөгердән Гөлнур ханым һәм Куакбаштан Алсу ханым аерым бүләкләргә ия булдылар. Башка катнашучылар да кыйммәтле бүләкләр алдылар. Авыл мөслимәләрен соңыннан ашханәдә тәмле сыйлап, бергә дога кылып, үзләренең җирлекләренә озаттылар. Катнашучылар һәм бәйгегә килүчеләр чара бик матур һәм файдалы үтте дип бәяләделәр. Мондый очрашулар кешеләрне берләштерә һәм бәйгедә күтәрелгән актуаль темалар йөрәккә үтеп, җәмгыятебезне яхшыртуга бер сәбәп булыр дип өметләнәбез.

