🛁Тәһарәт алу тәртибе — 16 сентября 2026 г. в 05:45:26.657
🛁Тәһарәт алу тәртибе Тәһарәт нияте: «Йә Раббым, тәһарәт алырга ният кылдым. Әгүзү билләһи минәш шәйтанирраҗиим. Бисмилләһир рахмәниррахиим». Шуннан соң тәһарәт ала башлыйбыз: 1.Иң элек беләзек сөягенә кадәр 2 кулны юабыз – 3 мәртәбә (өченчесендә бармак араларын да ышкып алабыз). 2. Авызны чайкыйбыз - 3 мәртәбә (өченчесендә башны күтәреп, тамак төбен дә чайкарга кирәк. Авызга суны уң кулдан аласы. 3. Борын эчен тазартабыз: уң кулга су җыеп борынга суны тартабыз, соңынан сул кул ярдәмендә борынны сеңгерәбез ( 3 мәртәбә эшләнә). 4. Битне юабыз - 3 мәртәбә (Бит ике кул ярдәмендә юыла). 5. Терсәкләргә кадәр 2 кулны юабыз (терсәкләр дә юылырга тиеш). Иң элек уң кул, аннаң соң сул кул юыла, һәр кулны өчәр мәртәбә юасы. 6. Мәсех кылабыз: учларны һәм бармакларны суга чылатып ике кул белән башны сыпырабыз (мәсех – сыпыру дигән сүз); аннары имән бармаклар белән ике колак эчен, баш бармаклар белән – колаклар артын мәсех кылабыз; ахырдан кул аркалары белән муенны ышкып алабыз. (Барлык искә алынган әгъзалар 1 генә мәртәбә мәсех кылына). 7. Тубыкларга кадәр ике аякны юабыз: әүвәл уң аяк, соңрак сул аяк юыла (өчәр мәртәбә). Сөртенгәндә «Әшхәдү әлләә иләһә иллә Аллаһү үәхдәһү ләә шәриикәләһ. Үә әшхәдү әннә Мүхәммәдәр расүлүллаһ» дип әйтү саваплы. ➡️ Якыннарыңа җибәр. 🕌Әниләр мәчете. Языл: ВК https://vk.ru/club236052240 МАХ https://max.ru/mechet_eniler ТГ https://t.me/mechet_eniler

