✍️ӘР-РАЗЗАК ИСЕМЕ БЕЛӘН ДОГА — 12 сентября 2026 г. в 08:12:42.166
✍️ӘР-РАЗЗАК ИСЕМЕ БЕЛӘН ДОГА (РИЗЫК БИРҮЧЕ) 🤲🏻Йә Раббым, күңелем нәрсәгә мохтаҗ икәнен һәм тормышымда нәрсә хәерле булачагын Син яхшырак беләсең, Мин Сиңа Рәхмәтеңә өметләнеп мөрәҗәгать итәм һәм Сиңа ышанып тапшырам. 🤲🏻Әр-Раззак, Ризык бирүче Раббыбым, әгәр минем өчен ул хәерле булса, миңа хәләл һәм бәрәкәтле ризык бир һәм инде биргән нәрсәләреңә бәрәкәт сал. 🤲🏻Мине муллыкта шөкер итүче, көткәндә сабыр итүче һәм Сиңа тәвәккәл итүдә тыныч булырга өйрәт. 🤲🏻Күңелем миңа ирешмәгән нәрсәләр өчен борчылмасын. Үз колыңа кайчан, ничек һәм нәрсә бирергә икәнен Син яхшырак беләсең. 🤲🏻Әй Аллаһ, миңа яхшылык китерәчәк нәрсәне якынайт, һәм миңа билгеләнмәгән нәрсәне читкә тарт. Калебемне Синең карарың белән канәгать ит. Догамны Үз рәхмәтең белән кабул ит. ӘМИН🤲🏻 ➡️Бу доганы якыннарыңа җибәр. 🕌Әниләр мәчете. Языл: ВК https://vk.ru/club236052240 МАХ https://max.ru/mechet_eniler ТГ https://t.me/mechet_eniler

