Нижнекамский государственный татарский драматический театр имени Т. А. Миннуллина
Лайфстайл · 2 июля 2026 г.
Бию спектаклен ничек аңларга? — 2 июля 2026 г. в 14:05:37.103
Бию спектаклен ничек аңларга? Театр афишаларында «бию» сүзе кергән спектакльләрне урап уза торган кешеләр өчен кыска инструкция. Биюне үлеп яратучылар өчен дә, әлбәттә! Сәхнәгә дүрт актер чыга һәм спектакльдә бию барганда, тамашачыга нишләргә кирәк икәнен аңлатырга тырыша. Әлбәттә, алар моны биеп анлата. Биюне «аңлау»ны инструкция рәвешендә генә биреп булмаганлыгын төшендерү өчен бердәнбер дөрес ысул – шул инструкцияне биеп күрсәтү. Бу спектакль заманча бию караганда акыллы кыяфәт ясап һәм урынлы-урынсыз башын селкеп утырып туйган кешеләр өчен. Һәм заманча биюне чын-чынлап яратучылар өчен дә, әлбәттә.

