Нижнекамский государственный татарский драматический театр имени Т. А. Миннуллина
Лайфстайл · 7 июля 2026 г.
ЮБИЛЕЙ! 🎉 — 7 июля 2026 г. в 06:51:16.466
ЮБИЛЕЙ! 🎉 Җәйнең иң матур чагында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Театрның Туфан Миңнуллин исемендәге театр премиясе лауреаты, РФ Театр әһелләре берлеге әгъзасы Галиева Гөлнур Шакир кызы юбилеен бәйрәм итә!🎉 Менә инде 23 ел театрыбызда хезмәт итәсез. Сәхнәдә иҗат иткән матур образларыгыз белән тамашачылар күңеленә кергән тырыш, сәләтле артист. Аеруча «Кызлар кызык итәләр», «Яшьлек белән очрашу», «Шулай булды шул», «Алпамыш алпавыты», «Кияүле кызлар кияве», «Бүре каны», «Тиле яшьлек», «Сихерче», «СыСыСыРда ясалган...нар», «Гөргөри кызын бирә», «Әниләр һәм бәбиләр» спектакльләрендә башкарган рольләрегез Сезне эзләнүчән иҗатчы, үзенчәлекле артист итеп танытты. Сезгә олы хөрмәтебезне белдереп, иҗатыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яңа мөмкинлекләр һәм имин көннәр телибез!🤎 Саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, озын гомер телибез! Юбилеегыз белән, хөрмәтле Гөлнур апа!💐

