Нижнекамский государственный татарский драматический театр имени Т. А. Миннуллина
Лайфстайл · 27 августа 2026 г.
Бүген, 27 август, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артис... — 27 августа 2026 г. в 08:21:58.516
Бүген, 27 август, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины — Галиев Рөстәм Вәлиәхмәт улының туган көне! 🎉👏🏻 Хөрмәтле Рөстәм Вәлиәхмәт улы! Чын күңелдән сезне гомер бәйрәмегез белән тәбриклибез! Сез – гомер буе татар сәхнәсенә хезмәт итүче, тамашачы мәхәббәтен һәм ихтирамын яулаган шәхес. Озын һәм бәхетле гомер, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы юлдаш булсын. Исәнлек-саулык, яңа иҗади үрләр телибез. Тамашачыны яңадан-яңа рольләр белән куандырып торырга насыйп булсын.💐

