Нижнекамский государственный татарский драматический театр имени Т. А. Миннуллина
Лайфстайл · 25 августа 2026 г.
Бүген күренекле татар драматургы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, Г. Тукай исе... — 25 августа 2026 г. в 11:28:59.127
Бүген күренекле татар драматургы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, халкыбызның зур горурлыгы Туфан Миңнуллинны искә алабыз. Аның тууына 91 ел тулды. Туфан Миңнуллин Татарстанда татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрүгә саллы өлеш кертте. Туфан абый - ул безнең барыбыз өчен дә якын кеше. Ул татар авылының җанын, гади кешенең саф куңелен, тормышның узен шулкадәр нечкә итеп тоеп язган. 2012 елда театрыбыз Туфан Миңнуллин исеменә ия булды. Бу безнең зур горурлыгыбыз. Туфан абыйның иҗаты алдында баш иябез, ул безнең күңелләрдә!

