Нижнекамский государственный татарский драматический театр имени Т. А. Миннуллина
Лайфстайл · 2 сентября 2026 г.
«Өйләнәм, хатын, өйләнәм» – гаилә кыйммәтләрен саклау проблемалары күтәрелгән музыкаль ... — 2 сентября 2026 г. в 11:36:43.862
«Өйләнәм, хатын, өйләнәм» – гаилә кыйммәтләрен саклау проблемалары күтәрелгән музыкаль комедия. Төп герой, озак еллар бергә гомер иткән, авырлыкларны бергә кичергән, шатлыкларны бергә уртаклашкан хатынына икенче яшь хатын алырга ниятләвен хәбәр итә. Ул кыз белән моннан берничә сәгать элек кенә танышкан, инде тиешле йоланы үткәреп, мөнәсәбәтләрен законлаштыру өчен өенә алып та кайткан. Алга таба вакыйгалар бик тиз куера: четерекле хәлгә ачыклык кертү өчен, картайганда тыртайган «кияү» йортына, бу мәсьәләдә әтисенә көндәш була алырлык үз улы һәм «кода-кодагыйлар» – яшь кәләшнең әти-әнисе килеп җитә... Безнең сәхнәдә – күңелгә тия торган вакыйгалар һәм тормыш дәресләре белән тулы гаилә комедиясе! ПРЕМЬЕРА 4 сентябрь, 18:30 5 сентябрь, 18:00

