Укытучылар көне — мәктәбебездә! 🍂📚
Укытучылар көне — мәктәбебездә! 🍂📚 Бүген безнең мәктәптә чын бәйрәм рухы хөкем сөрде! Укучылар кадерле укытучыларын ихлас күңелдән котладылар, җылы теләкләр һәм рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Бәйрәм кысаларында укучыларыбыз махсус радиотапшыру тәкъдим иттеләр: анда укытучыларга багышланган шигырьләр, җырлар һәм иң саф теләкләр яңгырады. Бу — укучыларның остазларына булган ихтирамы һәм рәхмәтенең якты чагылышы.